"Мин Зур фәндә" исемле эзләнү эшләре буенча ачык республика конференциясе

2017 елның 24 марты, җомга

Бүген 24 март көнне  Кукмарада  "Мин Зур фәндә" исемле эзләнү эшләре буенча ачык республика конференциясе төгәлләнде. Бәйгедә 8 секциядә бөтен республика буенча җыелган 108 эш катнашты.

Чарадан безнең район да читтә калдмады. Районыбызның данын Югары Ослан урта мәктәбе укучылары яклады.  Укучыларыбыз җиңү яулап кайттылар.

"Экология, география" секциянең  "Иҗади караш" номинациясендә 8 сыйныф укучысы  Закиров Зиннур (җитәкчесе Ревуцкая Л.М.), "Рус телендә туган якны танып белү" секциянең "Иҗади караш" номинациясендә 11 сыйныф укучысы Козина Яна (җитәкчесе Хәйретдинова Г.Т.) җинүче итеп танылдылар. "Физика, астрономия, космонавтика" секциясендә 8 сыйныф укучысы Карасева Анастасия (җитәкчесе Хәйретдинова Г.Т.) икенче урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International