Культура хезмәткәрләре көне белән!

2017 елның 25 марты, шимбә

Хөрмәтле культура хезмәткәрләре! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән кайнар котлыйм!

Сезнең талантыгыз аркасында кешеләрнең сәләтен ачу, иҗтимагый процессларны сизү, матур идеяләр туу, халык традицияләре яңару процессы бара.

Сез башкалар ял иткәндә дә хезмәттә, үзегезнең йөрәк җылысын башкаларга өләшәсез, кешеләрне яктылыкка, матурлыкка өндисез! Мин ышанам: Сездә булган иҗат потенциалы яңа проектларда урын табар һәм районыбызның культура үсешенә уңай йогынты ясар.

Сезгә яңа җиңүләр, матур планнар, иҗади уңышлар телим! Гаиләләрегездә тынычлык, сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын!

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г. Зиатдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International