“Татар Борнашы урта мәктәбе” МББУсе укытучылары 2нче мартта “Татарстан Республикасы Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен булган лицей – интернат мәктәбе” МББУсе базасында узган “Заманча мәгарифтә инновацияләр һәм традицияләр” дигән Iнче республика фәнни-методик конференциясендә катнаштылар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы, уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Бочкова М.Н., тарих укытучысы Дадыкина И.Н., география укытучысы һәм педагог – оештыручы Кукуль А.А.
чыгышлар әзерләделәр. Аларның хезмәтләре дипломнар белән бүләкләнде. Без укытучыларыбызны котлыйбыз һәм алар белән горурланабыз!