«Арча ягы – данлы Тукай ягы» конкурсында җиңүчеләр

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Районның сәнгать йортында укучы балаларның Тукайның 131 еллыгына багышланган 29 нчы мартта Арчада узган  «Арча ягы – данлы Тукай ягы» дигән балалар иҗат конкурсына барулары бик тә уңышлы булып чыкты.

Бу конкурс инде ТР культура Министрлыгы, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан 12 нче тапкыр уздырыла.

Аның төп таләбе – әсәрне татар телендә башкару.

Безнең Андреева Диана, Хайруллова Азалия, Савичева Анастасия, Сакин Евгений, Киреева Юлия, Мухарлямов Руслан, Каин Дмитрий барысы да 1 нче һәм 2 нче дәрәҗәдәге дипломнар алып кайттылар. Балаларны һәм аларның концертмейстеры Егорихину Т.В. ны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International