Бердәм китап укучылар билеты

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

2017 нче елның январенда чыккан Бердәм китап укучылар билетын гамәлгә ашу проекты өстендә ТР культура Министрлыгы, Информатизация һәм элемтә Министрлыгы, тагын муниципаль һәм дәүләт китапханәләре бергә эшләделәр. Бүгенге көндә бу проект буенча инде 1400 китапханә халыкка зезмәт күрсәтә.

2017 нче елның январеннан безнең районның Үзәк китаханәсе дә бердәм китап укучылар билеты буенча эш алып бара. Ул үз штрих-коды булган пластик карта белән китап алу бер җирдә регистрация үтеп, республиканың барлык китапханәләреннән китап алырга мөмкинлек бирә.

Аның белән бергә китап укучыга “Татарстан Республикасының милли электрон китапханәсенә” дә логин һәм пароль бирелә. Шуңа күрә теләгән вакытта өйдән чыкмыйча гына үзең теләгән китапны, кирәкле материалны укырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International