1 нче апрельдә районның балалар китапханәендә Халыкара кошлар көненә багышланган “Кош авазы” – китап күргәзмәсе эшли башлады.
Кошлар кеше гомере буена алар белән бергә яши, нәкъ менә кошларга карап, кеше һавага очуны уйлап тапкан. Кошлар – табигать иҗат иткән иң бөек нәрсә. Алар күпме яшеллекне зарарлы кортлардан арындыра, кешеләргә гүзәллек яме бирә...
Күргәзмәдә бу темага багышланган бик күп материаллар, викториналар, рәсемнәр, энцеклопедияләр урын алган.