Росреестр җирләрне тикшерә

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Татарстан Росреестры региональ ведомство комиссиясе белән бергә янгын чыгу куркынычы булган җирләрне карап йөри.

Бу җирләргә үлән якканда контрольсез калган җирләр, авыл хуҗалыгының запас җирләре, саклана торган җирләр, тимер юл, автомобиль юллары керә.

Апрельдәге территорияләрне  санитар чистарту айлыгында бик күпләр участокларында чүп-чарны яндыра башлый. Шуңа кәрә бакчачылык зоналарына бигрәк тә зур әһәмият биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International