Иртәгә, 6 нчы апрельдә, сәгать 10.00 да ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды вәкиле Х.К.Хәмидуллин белән очрашу оештырыла.
“Социаль ипотека”, “Авылның социаль үсеше”, “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программаларында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга югары квалификацияле белгечләрдән җавап алачаклар.