Бүген Ямбулатово авыл җирлегеннән Югары Ослан Советына депутат Анохина М.В. ТР Дәүләт Советының «Мэрхэмэт – Милосердие» дип аталган хатын-кыз депутатларының киңәйтелгән утырышында булып кайтты. Бу җыен Татьяна Ларионова җитәкчелегендә Мамадыш районында узды.
Мондый җыелышлар регуляр үтә: социаль проблемалар, гуманитар проектлар, аларны тормышка ашыру юллары күрсәтелә анда.
Ә бүгенге утырышның темасы – халыкның тормыш-көнкүреше, гаилә кыйммәте, күп балалы һәм ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр проблемалары белән бәйле иде.