Бу көннәрдә генә район Советы ветераннары Президиумы членнары район башлыгы Марат Зиатдинов белән очрашты. Быел ветераннар оешмасы үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Ветераннар бүгенге көндә тормыштагы иң актив кешеләр булып кала бара. Аларның сафында 4 000 нән артык кеше, шуларның чиреге әле һаман районга хезмәт итә.
Мондый очрашулар инде беренче генә узмый. Алар монда бер-берсен тыңлап кына калмыйча, ә ишетергә дә тырышалар. Алар бу көнне район башлыгына үзләрен борчыган төрле сферага караган сораулар яудырдылар. Алар арасындагы иң мөһим сораулар яшь буынны дөрес тәрбияләү һәм яшьләр оешмаларының эшен координацияләүгә карый иде.