Производство утырышы

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә район башлыгы Марат Зиатдинов район предприятиеләре, авыл хуҗалыгы фермерлары белән производство утырышы үткәрде. Анда терлекчелекнең 1 нче кварталда җитештерү дәрәҗәсе һәм язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышы каралды. Утырыш “Заря” Агрофирмасында узды. Бу предприятие терлекчелек буенча яхшы күрсәткечләргә иреште (сөт җитештерү соңгы 3 айда 143% ка арткан), ә техниканы чәчүгә әзерләү буенча 100%  тәшкил итә.

Утырышта "Россельхозцентр" һәм “ Агрохимслужба" белгечләре дә катнашты. Барлык җитәкчеләрне язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсе буенча тыңладылар.

Район башлыгы барысын да кызу темплар белән язгы кыр эшләрен башларга чакырды, бөтен технологик процессларны да үтәүләрен азсызыклады.

Шуай ук территорияләрне чиста тоту, хезмәт куркынычсызлыгын саклау, янгын чыгуга каршы көрәш турында да сорауларга тукталдылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International