Спорт – минем гомеремдә иң төп нәрсә

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Шулай ди дөнья чемпионы, Татарстан, Чувашия республикалары чемпионы, гирь спорт төре белән шөгыльләнүче Д.В.Плохов, Макыл спортсменнары тренеры, ДЮСШ мәктәбе тренеры И.А.Осянин укучысы.

8 нче апрельдә Казанда ТР студентларының гирь спорт төре буенча Спартакиадасы узды. Бу чарада ул үз авырлыгы категориясе арасында 2 нче урынны яулады.

Хәзерге көндә ул Н.Жеребцов истәлегенә үткәреләчәк республика турнирына хәзерләнә. Уңышлар телик аңа!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International