Планеталарның ерак тузанлы сукмакларында

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә район китапханәсендә Югары Ослан мәктәбе укучылары өчен Космонавтика көненә багышланган “ Планеталарның ерак тузанлы сукмакларында” дип аталган әдәби сәяхәт булды.

Китапханәнең театр клубы “Радуга” балаларга космоста ниләр барлыгын бәян кылды.

Китапханә хезмәткәрләре балаларга җир шары, галактика, йолдызлар турында кызыклы материаллар җиткерделәр. Балалар слайдларда “Хаббл” телескопын күрделәр. Ахырдан “Айга очу” дигән мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International