БДИ – һәр чыгарылыш сыйныфы укучысы өчен бик җаваплы адым. Бала инде зурларча алдагы тормышка хәзерләнә башлый, планнар кора, җитдиләнә. Математика фәне дөрес хәзерләнгән вакытта һәр кешегә дә бирелә. Ә барыбер баланы көн саен бу эшкә тартырга кирәк.
Максатчан рәвештә математика буенча имтиханга хәзерлек инде ел буе бара. Югары Ослан мәктәбендә шундый очрашу тагын бер кат уздырылды.