Муниципаль архивта җирле үзидарә көнендә “Ачык ишекләр” көне булды.
Югары Ослан мәктәбенең 8 нче сыйныф балалары өчен район администрациясе бинасында урнашкан архив документларын саклау базасында дәрес уздырылды. Укучылар район тарихы, архив документлары һәм фотографияләр белән таныштылар.