Югары Ослан мәктәбендә район математика укытучыларының “Хәзерге заман математика дәресенә укучының кызыксынуын арттыру” дип атаган семинар узды. Аның кысаларында Фокеева В.С. 6 нчы сыйныф укучыларына дәрес бирде.
Ә практикум вакытында методик берләшмә җитәкчесе Н.Хәйруллина биоинформатика һәм синергетика яңа технологияләрен уку процессында куллану турында сөйләде. Ә Татар Борнашы укытучылары Т.В.Нурива һәм А.П.Тимохин “Алгоритм” һәм “Биоинтернет” технологик карталары турында курслардан алып кайткан мәгълүмат белән таныштырды.
Н.Г. Саттарова