Авыл халкы көн саен клуб төзелешенең тәмамланганын көтә. Әле күтән түгел генә фундамент салынган булса, хәзер инде түбәсенә менеп җиттеләр.
Бу елның 2 нче кварталына инде клуб үз ишекләрен ачачак. Халыкка буш вакытын үткәрергә матур мәдәният йорты ярдәм итәчәк.