Ачык ишекләр көне

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Россия ИФНС ның районара 19 нчы номерлы бүлеге “Ачык ишекләр көне” акциясе үздыра. Анда физик затларның доходлары турында налог декларациясе тутыру, налог законнары турында гражданнарга мәгълүмат бирү өчен оештыралар.

Бу көнне гражданнарның налог органнары хезмәткәрләреннән түбәндзге мәгълүматларны алу хокукы бар:

-  “Налог түләүченең шәхси кабинеты” Интернет-сервисына тоташтыру;

- кергән доход өчен декларация мәҗбүрме икәнен белү;

- НДФЛ га түләү тәртибе;

- Налог декларациясен тутыру тәртибе;

- НДФЛ өчен бурыч бармы яисә юкмы икәнен белү;

- налог декларациясен тутырганда компьютер программасын куллану;

- налог вычетларын алу һәм башка сораулар.

14 апрель (сәгать 8.00 – 19.00), 15 нче апрель көннәрендә (сәгать 8.00 – 13.00) тә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International