28 нче апрельдә Югары Ослан район Советының 22 нче Совет утырышы булачак.
Анда түбәндәге сораулар күтәрелә:
1. Район Советының 2016 нчы елның 14 нче декабрендә чыккан 17-174 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү;
2. Югары Ослан районы бюджетының 2016 нчы елда үтәлеше;
3. Ветераннарның, олы яшьтәге гражданнарның социаль – экономик хәлен яхшырту;
4. “2014-2017 нче елларда Югары Ослан районы авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программасын тормышка ашыру һ.б.