Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча олимпиаданың йомгаклау этабы призерлары

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Матюшино урта мәктәбе укучылары Токарева Лия һәм Гаделшина Яна, чираттагы мәртәбә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар булдылар.
     
Олимпиада быел Санкт-Петербург шәһәрендә узды. Кызлар олимпиаданың  барлык этаплары барышында булган кискен көрәшне уңышлы җиңеп чыктылар. Моның өчен Лия һәм Яна үзләренең остазлары Гаделшин Илгизәр Әнвәр улына рәхмәтле. Ул аларны бу бәйгегә бөтен көчен куеп әзерләде. Бу - зур җиңү мәктәп өчен генә түгел, район һәм республика өчен дә. Безнең мәктәп укучылары азкомплектлы мәктәпнең дә укучыларга  ныклы һәм сыйфатлы белем бирә алуын исбатладылар. Алар иң көчле булган Мәскәү һәм Санкт – Петербург шәһәрләреннән килгән катнашучыларны артта калдырып, Яна 66 тугызынчы сыйныф укучылары арасында  6нчы урынны, ә Лия 134 унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары арасында 14нче урынны алды.

Мәктәп коллективы һәм администрациясе кызларга һәм аларның остазына рәхмәтен җиткерә, җиңүләре белән котлый. Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International