17-25 нче апрель көннәрендә барлык мәгариф учреждениеләрендә “Язгы мәрхәмәтлек атналыгы” акциясе булып узды.
Бу атналык вакытында укучылар ветераннарга булышты, ветераннарның өйләренә йөрде, алар турында мәгълүматлар җыйды, ктитапханәләргә, төрле оешма һәм предприятиеләргә йөрде. Шулай ук һәр авыл җирлегендәге һәйкәлләрнең яннарын чистарттылар.
“Үзебезнең тарихи Ватаныбызны саклыйк! дигән акция кысаларында төрле музейларны йөреп чыктылар. Тагын “Әкология дәресләре”, “Без бергә” дигән акцияләр дә уздырылды.