26 нчы апрельдә район башлыгы Марат Зиатдинов 2017 нче елның 1 нче кварталында ТР ның консолидированный бюджеты үтәлеше турындагы утырышта катнашты. Утырыш эшен ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкләде. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының утырышлар залында узды.
Президент ТР бюджеты үтәлешен уңай яктан бәяләде. Алга таба РФ Президентының “Май указларын” төгәл үтәп, активрак эш алып барырга өндәде.