Без сәламәт тормыш рәвешен сайлыйбыз!

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

”2017 елның Россия балалары” дигән профилактик операция вакытында 25 нче апрельдә район үзәк китапханәсендә МВД ның баш инспекторы Аида Колезнева Югары Ослан гимназиясе балалары алдында “Без сәламәт тормыш рәвешен сайлыйбыз!” дигән темага әңгәмә үткәрде. Ул бу оператив профилактик операциянең максатлары белән таныштырды.

 Анда төп акцент балалар арасында наркотиклар таратуга каршы һәм җинаять эшләренә тартылуга каршы көрәшкә юнәлтелгән.

Чара ахырында “Синең юлың үз кулыңда” дигән видеоролик карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International