Бүген, 26 нчы апрельдә “Смена” дигән хәзерге заман культура Үзәгендә ”Эрих ничек эштән азат ителде” дигән режиссер Кай фон Вестерман фильмын күрсәттеләр.
Андагы төп вакыйга – Көнчыгыш Берлинда 1989 нчы елда булган гражданнарның азатлык һәм демократия өчен көрәше.
Ул Deutscher Dokfilm проекты кысаларында уза торган элеккеге мөһим тарихи вакыйгаларны эченә алган 3 немец киносы исемлегенә кертелгән. Калган 2 се 15 нче майда һәм 7 нче июньдә күрсәтеләчәк.