Дәүләт йомгаклау аттестациясе балаларны гына түгел, ә укытучылар, ата-аналарны да борчый. Ел агымында методистлар белем сыйфатын күтәрү һәм йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча бу барлык катлам белән тыгыз эш алып барды.
Шул максаттан Югары Ослан гимназиясендә сайлап алынган предметлар буенча сынау имтиханы булды. Укучылар тагын бер кат үз мөмкинлекләрен тикшереп карады.