3 баскыч депутатлары арасында килешү

2017 елның 2 мае, сишәмбе

2 нче майда “Бердәм Россия” политик партиясенең киңәйтелгән утырышында РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм Югары Ослан Совет органы Югары Ослан территориясендә партия проектларын тормышка ашыру һәм районның социаль-кономик, культура юнәлешләрен үстерү сораулары буенча 3 яклы килешүгә кул куелды.

Аның барышында депутат Ильдар Гыйльметдинов халык тарафыннан үз өстенә алган йөкләмәләрнең барысын да үтәп килүен белдерде.

Район башлыгы Марат Зиатдинов депутатларга район өчен тырышканнарына рәхмәтен әйтте һәм алга таба да бергә һәм бердәм булуга ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International