Бүген, 2 нче май көнне, район башлыгы Марат Зиатдинов район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән иртәнге киңәшмә уздырды.
Киңәшмә вакытында 6-9 нчы майларда уза торган “Үлемсез полк” чарасын үткәрү турында сүз барды. Шуңа өстәп төзелеш обүектларының барышы, авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү турындагы сораулар да күтәрелде.
Мәктәп яны бакчаларында ашханә өчен бәрәңге утырту мәсьәләсе дә читтә калмады.