Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан чәчүлекләрен бәяләде

2017 елның 6 мае, шимбә

Бүген, 6 нчы майда, ТР Президентты Р.Миңнеханов Югары Ослан районының чәчүлек җирләрен карап йорде. Аларны карап, бәяләгәннән соң, ул “Крахмалопатока” заводын, аның мөмкинлекләрен, производство үсеше белән танышты.

Аннан соң Президент предприятие җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Барлык аграриедәге эшчәнлекне активлаштырырга өндәде.

Ә авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Ахметов районның авыл хуҗалыгы сферасында хезмәт хакын аз түләүләре турында әйтте һәм шунлыктан производство җитештерүчәнлегенең артта калуына басым ясады. Бөтен гаепне кадрлар юклыгына төшермәскә кушты, ә аларга тормыш алып барыр өчен шартлар тудырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International