Бүген, 12 нче майда, районның үзәге спорт мәйданчыкларында “Сәламәтлек” дигән Спартакиада уза. Көч сынашырга Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе дәвалау-профилактик учреждениеләре хезмәткәрләре җыелган.
Ярышларның төп максаты – физкультура һәм спорт өлкәсендәге дәүләт политикасын камилләштерү, булган спорт потенциалын халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлтү.
Спартакиаданы район башлыгы урынбасары Сергей Осянин ачты.
Командалар барысы да көчле булып чыкты.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 нче урын – Балык Бистәсе районы;
2 нче урын – Лаеш районы;
3 нче урын – Биектау районы.
Казанда финал май ахырында булачак.
А.Ключников