"Нобель өметләре 2017"

2017 елның 14 мае, якшәмбе

12 май көнне КНИТУда "Нобель өметләре 2017" исемле бәйгенең финал өлеше узды. 

Бәйгенең максаты - укучыларда проект эшенә кызыксыну уяту.  "География һәм туризм" номинациясендә Югары Ослан урта мәктәбенең данын 11 сыйныф укучысы Козина Яна яклады. Ул фәнни җитәкчесе Хәйретдинова Г.Т. белән берлектә "Күз явын алырлык маршрутлар төзү" исемле проектын әзерләде. 30 финалист арасында үз эшен әйбәт яклап ул икенче урынга лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International