Район Үзәгенең Ял һәм Культура паркында 2017 нче елның Сабан туена хәзерлек эшләре бара. Бүгенге көндә Үзәк сәхнәне реконструкцияләделәр, хоккей тартмасын төгәлләп киләләр, парк территориясен төзекләндерәләр.
Ә спорт клубы хезмәткәрләре тагын 3 рәт өстәмә утыргычлар төзеп куйдылар.