Ачык һавада – музей

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Яр Морквашы мәктәбе укучылары җәйге лагерь вакытында Казанның “Татар авылы” ачык һава астынданы музейда булып кайттылар.

Бу күргәзмә комплексы - татар авылларының XV-XIX гасырлардагы йорт җиһазлары һәм кирәк-яраклары белән, хезмәт итү әйберләре белән ясалган ачык һава астындагы зур музей.

Музей урта гасырлардагытатар авылын сурәтли.

Балалар анда күргәннәрдән бик аптырашта калдылар, бар нәрсә кызыксыну уятты.

Татар тормышының этнографик традицияләре турында күп нәрсә белделәр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International