Гаилә, сөю һәм тугырылык көне белән!

2017 елның 8 июле, шимбә

Хөрмәтле Югары Ослан халкы!

Сезне гаилә, сөю һәм тугырылык көне белән тәбрик итәм. Барлык вакытта да гаилә җәмгыятьнең нигезе, мәхәббәт чыганагы, иртәгәге көнгә ышаныч һәм бер-береңә бирелгәнлек сыйфатларны берләштергән булган.

Нык һәм сәламәт гаилә – көчле Россия нигезе. Югары Ослан районында күп кенә дус һәм тату гаиләләр яши ул гаиләләрдә талантлы һәм сәләтле балалар тәрбияләнә. Күп еллар буена бер-беренә тугырылыклы, бер-берсен аңлап, матур яши торган гаиләләргә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Ә яшь гаиләләрне озак еллар чиста һәм пакъ мөнәсәбәтләрне, матур гаилә традицияләрен саклап килүче парлардан үрнәк алырга чакырам.

 Барыгызның да гаиләләрендә тынычлык һәм брдәмлек, балаларның шат елмаюлары яңгырап торсын!

Якты тормыш, җылы гаилә учагы, нык сәламәтлек телим!

Хөрмәт белән, район башлыгы М.Г. Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International