Сез сәламәт һәм көчле булырга телисезме? Сезнең өчен районның Үзәк китапханәсендә “Дарусыз сәламәтлек” дигән китап күргәзмәсе ачылды.
Сәламәт яшәү рәвеше кешеләрнең үз туклануын дөрес оештырудан тора, шулай ук физик көчне дөрес бүлү, тиешле ял, чыныгу һәм башка профилактик чаралар белән дә бәйле. Шунда гына организм көчле була.
Күргәзмәдәге материал һәрберегезгә сәламәтлегезне ныгытуда ярдәм булачак.