Билгеле булганча, мөлкәтне дәүләт регистрациясе аша уздырганда дәүләт пошлинасы каралган.
ТР Росреестры хәбәр итә: әгәр документларны электрон рәвештә җибәрсәң, пошлина бәясе кимрәк була.
Ләкин аның белән физик зат кына куллана ала, бу – гади гражданнар. Юридик затларга әле ул таралмаган.
Дәүләт пошлинасының размеры гадәттә 2000 сум тәшкил итә, ә электрон рәвештә бирүчеләр өчен ул сумма – 1400 генә булдып кала. Тагын шунысы, аларның документлары 1 көн эчендә әзер булырга мөмкин.