Казанда Бөтендөнья татар конгрессының 6 нчы съезды ябылды

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

6 нчы съездда катнашучылар татар телен, культурасын, тарихи мирасын саклау, милли тәрбия, эшмәкәрлекне үстерү һәм меценатлар эше турында фикер алыштылар.

Съездда төрле регионнардан һәм чит илләрдән 1 меңнән артык делегат һәм кунаклар катнашты.

Югары Ослан районыннан анда Дәүләтшина Гөлгенә Искәндәровна барды.

Ул тел мәсьәләләренә кагылышлы дискуссион мәйданчыкларда, пленар утырышта катнашты һәм төрле түгәрәк өстәлләрдә чыгыш ясады.

Аннан алып кайткан фикерләрне үзенең Советы членнарына да җиткерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International