3 көн буена Елабуга шәһәрендә укытучыларның 8 нче халыкара форумы узды.
Быел ул үзенә 410 педагогны җыйды.
Форумны ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәмәтшин ачты.
Аның темасы – федераль дәүләт стандарты һәм аны методик яктырту мәсьәләләренә кагылды.
Безнең районнан форумда рус теле укытучылары - Сарбаева Н.П. ( МБОУ «Кураловская СОШ») һәм Тихонова Т.Н.( ГАОУ «Лицей Иннополис»), тарих - Хуртина С.В.( МБОУ «Верхнеуслонская СОШ»), “Ел укытучысы” конкурсында җиңүче - Рәхимов А.Р. һәм Головенькина А.Н. (ГАОУ «Лицей Иннополис») катнашты.