Ут балаларны тиз үзенә тарта.
Кайвакыт утка тартылган балалар бик каты куркыныч астында калып трагедиягә юлыгалар.
Балаларны уттан сакланырга ничә яшендә өйрәтә башларга? Районның “Березка” балалар бакчасы инде ничә еллар янгыннан саклану бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшли.
Алар бигрәк тә бердәм экскурсияләр оештыру белән аерылып тора.
Кичә Е.Зеленцова группасы шундый экскурсияләрнең берсендә булды.