Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Л.Хәкимҗанов җитәкчелегендә иҗтимагый торак комиссиясе утырышы булды.
Анда түбәндәге сораулар каралды:
1. Программада торучы 1 гаиләне “йорт сатып алу” категориясеннән “йорт төзү” категориясенә күчерү;
2. Күчеп килгән кешеләргә торак дәүләт сертификатын бүлеп бирү;
3. Бер гаиләне Программадан төшереп калдыру;
4. Буш Морквашы авылында хатынын пропискадан чыгару гаризасын карау;
5. 2 гаиләне “Авыл территорияләренең 2014-2017 нче елларда тотрыклы үсеше” федераль программасына кертү;
6. Бала туу сәбәпле 1 гаиләне социаль ипотека программасына кертү;
7. Автодорожная урамындагы муниципаль торакның торышы турында авыл җирлеге башлыгы В.Раковны тыңлау.