Бүген ТР Президенты Р.Миннеханов быел инде 2 нче тапкыр ОЭЗ “Иннополис” ның күзәтү Советы утырышын уздырды.
Утырыш ТР хөкүмәте йортында узды.
Анда яңа 2 млрд. сум инвестиция объемы кергән 14 ИТ-компания проекты каралды.
Алар арасында:
- АО «СИТРОНИКС Телеком Солюшнс» - мультисервис программалары;
- Компания «РЭДМЭДРОБОТ» - мобилҗ приложениеләр;
- ООО «АЭРОПРАКТИКА» - махсус авиация техникасы булдыру проекты;
- ООО «КАСАНДРА ГРУП» һәм ООО «К-Проекты» - цифровой экономика проектлары;
- ООО «Сорамитсу Лабс» - блокчейн-платформ эшкәртү проекты;
- ООО «Робософт» - прикладной китапханәләр (ко-боты) проектлары бар.
Хәзерге көндә ОЭЗ Иннополис территориясендә 48 компания-резидент һәм 8 компания – партнер исәпләнә.