Яналыклар 2012 - II.

11.12.2012
11 нче декабрьдә Соболевское авылының Береговая урамында В.М. Мартышиннар йортына тоташа торган су үткәргеч үзәк труба өзелгән. Бу күңелсез хәлдән чыгуда авыл кешеләре Самойлов А.С., Косогоров А.С. тиз арада булышлык итәләр һәм трубаны ремонтлап та куялар. Бу эшләре өчен авыл халкы аларга зур рәхмәтен белдерә.


10.12.2012
10 нчы декабрьдә район башлыгы М.Г. Зиатдинов Соболевское авылының Бөек Ватан сугышы ветераны хатыны Аляева Екатерина Филаретовнаны 95 яшьлек юбилее белән котлап, чәчәк һәм бүләк тапшырды. Әбине куандырып, Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын укыды.

Ветеранны туган көне белән шулай ук авыл җирлеге башлыгы О.Н. Майорова, Соболевское авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Р.Г. Майорова, Югары Ослан районы ветераннар советы рәисе Р.С.Троицкая, Районның социаль яклау бүлеге башлыгы Т.Н. Васильева да котладылар һәм үзләренең иң изге теләкләрен белдерделәр.


29.11.2012
29 нчы ноябрь көнне Соболевское авыл җирлегенә район башкарма комитеты җитәкчесе В.С.Тимиряев визиты белән килде. Ул О.Н.Майорова белән бергә Соболевское,  Чулпаниха, Карамышиха авылларының торышы, юллары, халыкның яшәеше белән кызыксынды. Ахырдан барлык сораулар буенча фикер алышу булды.

 

29.11.2012
Әниләр көнендә авыл клубы җитәкчесе Якимова Л.А. һәм китапханә башлыгы Самойлова Л.А. “Дөньяда иң матур сүз - әни” дигән рәсемнәр күргәзмәсе  һәм “Әниләрнең кадерен белик!” дигән сәхнә программасы оештырдылар. Шул уңайдан Соболевское авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы О.Н.Майорова барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде. Концерт программасында уеннар, җырлар, биюләр, төрле конкурслар бар иде. Соңыннан барысы бергә чәйгә чакырылды.

 

28.11.2012
2012 нче елның 28 нче ноябрендә Соболевское авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы О.Н.Майорова һәм авылда яшәүче А.И.Росихин (аның ишегалдында 23 эре мөгезле терлек бар) Высокогорскида узган зонаара семинар-совещаниедә катнаштылар. Монда сүз авыл җирендә  шәхси хуҗалык тотуның вак формалары, аларның үсеше, бу өлкәдә эшчәнлекне активлаштыру турында сүз барды.

 

26.11.2012
2012 нче елның 26 нчы ноябрендә Соболевское авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Семина Е.Н. Россия Федераөиясеннән җибәрелгән хатка таянып, баусыз урамда йөрүче этләре булган хуҗаларга язмача кисәтүләр таратты. Авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре буенча һәрбер эт өй янында бауда булырга тиеш.

 

10.11.2012
10 нчы ноябрь көнне авыл җирлеге башкарма комитеты һәм культура хезмәткәрләре субботник ясап, узәк урамны буеннан-буена чүп-чардан азат итте.

 

09.11.2012
9 нчы ноябрьдә Соболевское авыл җирлеге башлыгы О.Н.Майорова авылдагы Тихвинский храмының җитәкчесе Владимирны үзе белән очрашуга чакырды. Сүз авыл кешеләре белән зыярат янында субботник оештыру кирәклеге турында барды. Күз алдында яткан чүп-чарны түгү, корыган агачларны кисү, иске койманы алып ташлап, аның урынына яңа баганалардан яңа койма ясау кебек эшләр бар икән әле анда.

 

07.11.2012
7 нче ноябрьдә Соболевское авылы китапханәсе җитәкчесе Самойлова Л.А. культура йорты җитәкчесе Якимова Л.А. белән бергә район үзәк китапханәсенә «Сәламәт булу – бик яхшы» дигән конкурска сәламәт тормыш нигезләре турында рәсемнәр җибәрделәр.

 

05.11.2012
5 нче ноябрь көнне Соболевское авылының культура йорты җитәкчесе яшьләр өчен «Көзге бал» бәйрәме оештырды. Бу чарада конкурслар, төрле уеннар уздырылу белән бергә  җырлар, биюләр һәм  шигырьләр дә яңгырады. Бәйрәмдә катнашучыларга соңыннан бүләклэр тапшырылды, ә ахырдан дискотека оештырылды. Яшьләргә бик күңелле булды.

 

04.11.2012
2012 нче елның 4 нче ноябрендә Соболевское авылының Тихвинский храмында Казан иконасы алдында аллага табыну бәйрәме билгеләп утелде. Бу Мәскүунең чит җир басып алучыларыннан коткарып калу истәлегенә багышланган иде.

 

17.10.2012.
Изге эш Соболевское авыл җирлегендә узган авыл кешеләре җыенында зияратны төзекләндерү турында карар кабул ителә. Озак көттермичә кирәкле сумма җыеп та алына. Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Майорова О.Н. вакытны кичектермичә Яшел Үзән шәһәренә барып, җыелган акчага зияратны әйләндереп алу өчен 56 төргәк “Рабица” сеткасы һәм кирәк кадәрле кадаклар алып кайта. “Бу изге эш белән шөгыльләнергә күптән хәзерләнеп йөри идек инде. Мин авылыбыз кешеләренә дөрес аңлаулары һәм киң күңелле булулары өчен бик рәхмәтле”,-ди Ольга Николай кызы. Аеруча рәхмәтне ул 29 мең сум үз акчасына баганалар сатып алучы Малюшкин Анатолийга белдерә.

   

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 21:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International