Ослан җире: Югары Ослан муниципаль районы турында китап

Кадерле Югары Осланлылар!

 
 80 ел элек, 1931 нче елның октябрендә, район үзәгенең ерак булуы аркасында (ул чагында ул Свияжск утравы булган), Татар Автономияле Советлар Союзы Республикасы Совнаркомы Свияжск районының таркатылуы һәм аның территориясендә Югары Ослан һәм Тинки районнары оешуы турында карар кабул итә. Шул көннән башлап Югары Ослан – мөстәкыйль район, ә авылы – район үзәге булып игълан ителә.

 
        80 ел. Кеше өчен бу – тулы гомер. Тарих өчен – бер мизгел генә.  80 елны эченә алган бу мизгел үзенә бик күпне сыйдырган.

 
        30 нчы еллар район һәм аның кешеләре өчен иң авыр еллар булып тарихка кереп калган. Бөтен нәрсәне беренчеләрдән булып эшләргә туры килә: беренче колхоз һәм совхозларны оештыру, партия һәм комсомол оешмалары төзү, кешеләрнең грамотасызлыгын бетерү, аларны парталар арасына утырту... Һәрбер авылда укыту ызбалары ачыла. Бар нәрсә дә җиңел һәм шома гына бармый, чөнки кешеләрнең һәрберсе дә яңа властьны теләп кабул итми. Ләкин аның гамәлләре ышанычлы һәм катгый була.

 
         Менә кырларда яңа авыл хуҗалыгы машиналары, промышленность прдприятиеләрендә - электр движоклары барлыкка килә, халык методына таянып күперләр салына башлый.

 
        Беренче сайлаулар, беренче съездлар. Аларда безнең район вәкилләре дә катнаша. Иң актив һәм иң лаеклылары республикакүләм һәм бөтенроссия колхозчылары съездларының делегатлары һәм төрле дәрәҗәләргә депутатлар булып сайлана башлый. 

 
      Шул тыныч көннәрнең берсендә, 1941 нче елның 22 нче июне - ял кәнендә, Бөек Ватан сугышы игълан ителә. Сугышка беренчеләрдән булып империалистик һәм гражданнар сугышларын үз башыннан кичергән кешеләр җибәрелә. Үзләренең аталары һәм бабалары артыннан илне сакларга балалар һәм оныклар да баш күтәрә. 11,5 мең Югары Осланлылар фронтның алдынгы сызыгында сугышалар. Һәрбер 3 кешенең берсе туган йортына әйләнеп кайта алмый. Мондый хәлакәтне дөнья күргәне юк иде әле. Без үзебезнең якташларыбызның батырлыгы белән горурланабыз. Алар арасында 6 кеше Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек булды.

 
       Тылда калган балалар, хатын-кызлар һәм картларга фермаларда хезмәт итү белән бергә балалар тәрбияләргә дә, армияне ашатырга да кирәк булды. Безнең хатын-кызлар трактор рычагы артына да утырды, үгез җигеп җир сөрергә дә өйрәнде. Алар окоплар да , танкларга каршы чокырлар да казыдылар,  Свияжск-Ульяновск тимер юлын салуда да беренче сафта булдылар, урман егу эшен дә башкардылар, шуның өстенә 4 меңнән артык эвакуацияләнгән кешеләрне дә үз куенына алып җылыттылар.

 
     Кемнәр өчендер куанычлы, кемнәргәдер кайгылы да булып килде 1945 нче елның 9 нчы мае – Җиңү көне. Сугыш кырларыннан исән кайтучылар 2 кеше өчен эшләргә мәҗбүр булдылар.

 
      Район тыныч яшәү юлыннан атлый-атлый елдан-ел ныгая, көчәя һәм матурая, экономик һәм рухи яктан үсә бара. Яңа клублар һәм мәктәпләр төзелә башлады, өйләргә электр тогы килә ә 90 нчы елларда – су белән газ керә.  Без бүген зур горурлык белән Югары Ослан районын Татарстан Республикасының башка районнары арасында лаеклы урынны алып тора дип әйтә алабыз.  Шуңа күрә районның нигезен салучы ата-бабаларыбыз алдында безгә оят түгел.  Бүгенге көндә алар эшен инде оныклары дәвам итә. 

 
     Район картасында яңа күперләр һәм юллар, төзекләндерелгән авыллар, заводлар, промышленность һәм спорт комплекслары барлыкка килде. Димәк районның һәм аның кешеләренең киләчәге зур. 80 еллык рубежны атлап чыгып, кыю һәм ышанычлы адымнар белән алдагы көннәргә юл тотабыз.

 
      Кадерле Югары Осланлылар! Юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләр - бәхет, шатлык, тынычлык, муллык, киләчәктә уңышлар телибез.

 

      Районыбыз көннән-көн үссен һәм чәчәк атсын! Бәйрәм белән Сезне!



 

 

 


Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International