Сугышчан дан почмагы.

Сугышчан дан почмагы.

Матюшино гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Зиннатуллин Радик

Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең 67 еллыгы якынлашып килә. Мәгълүм булганча,җиңү җиңел генә бирелмәде. 1418 көн һәм төн дәвам иткән сугышның һәр тәүлегендә 20 мең кешенең гомере өзелгән. Әйе, фашизмга каршы изге көрәштә дистәләрчә миллион кеше шаһит китте.

Кайберләре данлы сугыш кырында явыз дошман белән алышканда газиз башларын салдылар.Кадерле аналары, хатыннары янына , туып-үскән якларына әйләнеп кайта алмадылар. Берәүләре Идел Ярларыннан дошман оясына чаклы сугыш юлын үттеләр Бик күп илләргә,халыкларга азатлык алып бирделәр. Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кададылар. Өйләренә әйләнеп кайтып, туган илебезне торгыздылар, калдырып киткән эшләрен дәвам иттеләр.

Тылдагы ”шинельсез солдатлар”да үз-үзләрен аямыйча, көнне төнгә ялгап эшләде. Шуның белән җиңү көнен якынайтты. Алларында нинди генә авырлыклар, киртәләр булса , бирешмәделәр, сынатмадылар, сынмадылар.

Тарихын онытканның киләчәге юк, диләр. Шуңа күрә өлкән буынның бурычы тарихи хатирәләрне саклаудан, мәңгеләштерү һәм буыннан буынга күчерүдән гыйбарәт. Шушыларны искә алып , безнең мәктәбебездә дә “Сугышчан дан почмагы” оештырылды.

Бу почмакта бик күп материал тупланган. Залның иң күркәм җирендә, мәңгелек ут янында, сугыш кырларында ятып калган сугышчыларның исемлеге эленгән. Монда шулай ук районыбызның 6 герое турында мәгълүмат та бар. Ветераннарыбызның саны елдан ел кими бара. Шуңа да карамастан, мәктәп дирекциясе һәм укытучылар, укучылар һәр елны ветераннарны бәйрәм белән котлыйлар, мәктәпкә очрашуга чакыралар. Аларга үз куллары белән эшләгән истәлекле бүләкләр бирәләр, һәрвакыт, кулларыннан килгәнчә, ярдәм итеп торалар. Бу почмакта безнең мәктәпне тәмамлап, Армия сафларында хезмәт итеп кайткан, безнең тынычлыгыбызны саклаган солдатларыбыз турындагы белешмәгә урын бирелгән. Аларның уңышлары өчен бирелгән мактау грамоталары, хезмәт урыныннан килгән рәхмәт хатлары урнаштырылган. Шулай ук бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүче укучыларыбыз турында информацион стенд бар.

”Сугышчан дан почмагы”бызның бер бүлег “Аҗаган”сугышчан патриотик бәйгесенә багышлана. 9 ел рәттән бу ярышта җиңгән “Яшь җилләр”командасы турында языла. “Сугышчан дан почмагы”нда сугыш елларындагы татар һәм рус телләре әдәбиятларына ике телдә күзәтү ясалган. Монда сугышта катнашкан шагыйрьләр, язучылар турында мәгълүмат бирелә. Татар шагыйре Муса Җәлил бер шигырендә болай яза:

 “Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып...”

 Бөек Ватан сугышының 60 еллыгына безнең сугышчан дан почмагыбыз, район конкурсында катнашып, 1 урынга лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Бу почмакка материал җыю әле тәмамланмаган, һәр ел саен бу эш дәвам итә.

Һәр елны 9 Май бәйрәмендә без, Матюшино авылына барып, “Сугышта үлгәннәргә мәңгелек дан” һәйкәле янында митингта катнашабыз, концерт куябыз, ветераннар белән истәлекле фотога төшәбез. Мәктәбебездә сугышчан почмак булу белән без бик шатланабыз. Үзебезнең якташларыбыз, авылдашларыбызның сугышчан даны белән горурланабыз. Үзебез дә, мәктәпне уңышлы тәмамлап, аның данын саклап, Россия армиясе сафларында хезмәт итеп кайтырбыз, дип уйлыйбыз. Бабайларыбыз канына тап төшермәбез!
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International