Бердәм культура дәресе

2017 елның 15 сентябре, җомга

15-нче сентябрьдә барлык балалар өчен культура дәресе үткәрү – бик кызыклы идея.

Бу төшенчә – ул күпкырлы төшенчә, ул – үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дә, бер-берең белән аралашу осталыгы да, безне чорнап алган музей, театр, кинотеатрлар да...

Бүген Макыл мәктәбендә 51 укучы культура көндәлеге кабул итеп алды, шулай итеп алар да Президент тарафыннан игълан ителгән Татарстан проектының катнашучылары исемен яулды.

2-3-нче сыйныфлар бу истәлекле вакыйганы сәяхәт белән дәвам итте.

Алар беренче авыл китапханәсендә республиканың культура мирасы белән таныштылар, аннан соң “Кашаф” мәчетендә бу бинаның тарихы турында имам-хатыб Ринат Хафизович һәм Әлфия абыстай чыгышын тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International