Безгә еллар шатлык кына...

2017 елның 5 ноябре, якшәмбе

90 яшь – азмы соң бу, күпме?
Гомернең сикелтә юллары
Ташкыннардай ташып, ялкыннардай янып
Узган изге тормыш юллары...

Чурбанова Александра Андреевнага  90 яшь тулды. Аның оптимизмына күз тиярлек: бакчада бер чүп юк, кунакларны һәм күршеләрне һәрвакыт үзе каршы ала. Үз балалары булмаганлыктан, социаль хезмәт күрсәтүче Ирина аңа туганына әйләнде.

5 нче ноябрьдә Александра Андреевнаны котларга район башлыгы Марат Зиатдинов авыл җирлеге башлыгы В.Михеев, район ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая, район Советы Аппараты җитәкчесе Л.Никитина килде.

Бик күп авылдашлары, туганнары аны бүгенге юбилее белән котлады. Без дә котлауларга кушылабыз һәм бәхетле картлык теләп калабыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International