Волонтерлар эше дәвам итә

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Югары Осланның инвалидлар йортында  Инвалидлар Декадасы кысаларында волонтерлар эшне дәвам итә. Казаннан килгән кунаклар үзләренең җитәкчеләре Гүзәл Вәлиева белән инде 10 елдан бирле район картлар йорты белән дуслыкта яши. Бүген алар яңартылган «Ла-Ла-Ленд» төркеме составында вокал осталык мәктәбе исеменнән чыгыш ясадылар.

Күңелле биюләр, ярсу җырлар, шигырьләр карт буын кешеләренә бик ошады. Ахырдан волонтерлар аларның бүлмәләренә кереп бүләкләр өләшеп йөрделәр..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International