13 нче январьда Коргуза авылының Гужова Татьяна Михайловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу тантанага район башлыгы Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыгы Сергей Сакин, социалҗ яклау бүлеге хезмәткәрләре килде.
Кунаклар иң беренче РФ Президенты открыткасын укыдылар.
Татьяна Михайловнаның 4 улы, 1 кызы, оныклары, оныкчыклары бар. Ул хәзергә кадәр һәр көненә куана, мәрхәмәтле ана, кадерле күрше, хөрмәтле авылдаш булып кала.