Бу көнне интернатта яшәүче картлар һәм инвалидлар янына “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче балалар килде. Алар анда үз тәрбиячеләре һәм ата-аналары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар һәм концерт куйдылар.
Интернатта яшәүчеләр балаларны бик җылы каршылады. Алар бүләк иткән Җылылык һәм мәрхәмәтлек чаткылары – бик озакка алар хәтерендә калачак.