“Без бергә!” фестивале

2018 елның 30 марты, җомга

Кичә Куралово кулҗтура йортында “Без бергә!” балалар халык иҗаты конкурс-фестивале булып узды.

Фестивальнең төп максвты – укучыларның сәнгатьтәге талантын үстерү, милли культурага мәхәббәт тәрбияләү.

Анда 9 мәктәп 6 номинация буенча : «Хореография», «Халык ансамбле», «Халык вокалы», «Сәнгатьле уку», «Мода театры», «Инструментлар ансамбле» катнашты.

Кунаклар балаларның чыгышларыннан соң Россиядә яшәүче милләтләрнең үзенчәлекле традицияләрен, йолаларын, культурасын тагын да күбрәк белеп таралыштылар.

Фойеда “Туган як киңлекләре” дигән фотокүргәзмә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International