Түбән Ослан балалар бакчасы ачылды

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Бүген Түбән Ослан балалар бакчасының тантаналы ачылышы булды.

Аны балалар һәм ата – аналар күптән көтте.

Чакырылган кунаклар арасында ТР информатизация Министры урынбасары Вандюков Дмитрий,  район башлыгы Марат Зиатдинов,  башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хакимзянов, мәгариф бүлеге башлыгы Людмила Абрамова, авыл җирлеге башлыгы Айдар Шәйдуллин һәм авылдашлар бар иде.

 2004 нче елда мәктәп бинасына күчкән бу балалар бакчасының иске күренеше тулысы белән үзгәрде, тик иске стена гына иске балалар бакчасыныкы.

Уен бүлмәсе, ашханә, иркен группалар, төрле төстәге уен мәйданчыклары...

Боларны тормышка ашыру өчен республика 13 млн сум, ә район бюджеты 1,3 млн сум акча бүлеп бирде.

Тантаналы бәйрәм бина буенча экскурсия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International